ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Россиянең Алтын боҗрасы буенча виртуаль экскурсияне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева үткәрде.

Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Уроки Тетушки Совы. Азбука безопасности на дорогах” дигән видео дәрес булып узды.

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спорт инструкторы Зөһрә Закирова "Кан басымы авыруы вакытында туплар белән күнегүләр комплексы"   дигән темага шөгыль үткәрде.        

 

Табигать кочагына чыгып, күңел ачып кайту балаларда искиткеч гаҗәеп, матур тәэсирләр калдыра. Чыннан да табигать бик бай һәм киң колачлы. Ул балаларны бик матур, сихри урман шавы, елгалар агышы, кошлар тавышы, мең төрле табышмак һәм серләр белән каршы ала.

Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре хезмәт алучылар өчен күңелле чара уздырды. Чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде һәм "Нык гаилә"проектын тормышка ашыру уңаеннан оештырылды.

Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр кабул итүчеләр белән эш төрле юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе "Хатирәләр терапиясе" технологиясе.

 

15 майда Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән Халыкара ышаныч телефоны көненә багышланган, "Минем имин дөнья" программасы уңаеннан "Ышаныч телефоны ничек эшли?" темасына төркемле чара үткәрде.

 

 

15 нче майнда Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова Гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды.

Яр Чаллының “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча  инструктор Мәдинә Хаҗарова  социаль хезмәт алучылар өчен "Җан җылысы" темага  мастер-класс үткәрде.


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Чарада җиде предприятие катнашты: "Альпари-Кама" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ, "Бизнес комфорт" ҖЧҖ. Профессиональ сервислар" ҖЧҖ, "Ренессанс-Жизнь СК ҖЧҖ, "Уютный дом" ИК ҖЧҖ һ.б.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International