"Изгелек"тә кан басымы авыруыннан интегүчеләр өчен ачык дәрес

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

"Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спорт инструкторы Зөһрә Закирова "Кан басымы авыруы вакытында туплар белән күнегүләр комплексы"   дигән темага шөгыль үткәрде.         

Чараның максаты: йөрәк кан тамырлары системасын физик күнегүләргә җайлашуын яхшырту һәм кан басымын стабильләштерү. 

Кан басымыннан интегүчеләр өчен күнегүләр комплексы шөгыле өч өлештән тора. Әзерлек өлешендә ЛФК инструкторы сулыш гимнастикасы үткәрелде. Төп өлешендә кул һәм аяк мускулларын язу  өчен күнегүләр, шулай ук массаж туплары белән, урындыкларда утырып,  төрле салмак кына хәрәкәтләр ясалды. Шөгыльнең йомгаклау өлешендә алар төрле күнегүләр аша сулышны торгызырга өйрәнде.

Залда атмосфера уңай һәм дустанә иде. Катнашучылар инструктор тәкъдим иткән дәвалау күнегүләрен бик теләп башкардылар. Шөгыль барышында, социаль хезмәт алучылар  күтәренке күңел, уңай эмоцияләр алдылар һәм өй шартларында кан басымы күтәрелгән яки төшкән очракта, мөстәкыйль шөгыльләнү өчен күнегүләр комплексын истә калдырдылар.

Чарада  6 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International