Баулы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре хезмәт алучылар өчен күңелле чара уздырды. Чара Халыкара гаилә көненә багышланган иде һәм "Нык гаилә"проектын тормышка ашыру уңаеннан оештырылды.
Чараның максаты - гаилә кыйммәтләрен, халык традицияләрен популярлаштыру һәм гаилә институтын ныгыту.
Бәйрәм чарасы җылы дустанә шартларда узды һәм концерт программасын, бәйгеләрне үз эченә алды. Ун гаилә пары мавыктыргыч уеннарда актив катнашты.