"Шатлык" хатирәләр терапиясен куллана

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Зәй муниципаль районы "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәтләр кабул итүчеләр белән эш төрле юнәлештә алып барыла. Шуларның берсе "Хатирәләр терапиясе" технологиясе.

Аның максаты - яшьлек, узган тормыш хатирәләрен искә төшереп, әңгәмә, фотосурәтләр карау. Май аенда андый очрашулар аеруча еш оештырыла. Шушы көннәрдә социаль хезмәткәр тарафыннан  Зәй шәһәрендә яшәүче тыл ветераны  Белышева Ольга  Григорьевнаны  9 май Җиңү көне белән котлап, үткәннәрне барлап, күңелле очрашу оештырылды.

Мондый чаралар Тубән Биш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, бөтен хезмәт юлын мәгарифкә багышлаган, озак еллар Тубән Биш мәктәбен житәкләгән Ермолаев Лев Яковлевичның өендә еш оештырыла.

Ул альбомнар, медальләрен яңадан барлап, үзенең яшьлек хатирәләрен яңартты, хезмәт юлын сагынып искә алды.  Бүгенге вазгыять турында сөйләшеп, фикер алышты. Лев Яковлевич зарланырга яратмый, актив тормыш рәвеше алып бара. Узенең киңәшләре, фикерләре белән уртаклаша, авыл, район күләмендә оештырылган чараларның көтеп алынган кунагы ул.

Аның тормышы, яшәү рәвеше үзенең балаларына гына түгел, ә авылның һәр кешесенә үрнәк. Авылдашлары, коллегалары, укучыларының тирән ихтирамын казанган ветеран Җиңү көнен дулкынланып каршы ала. Инде олы яшьтә булуына карамастан, рухи ныклыгын, күнел көрлеген һәм яшәү көчен саклый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International