"Өмет чаткысы"нда тәрбияләнүчеләр Алтын боҗра буйлап сәяхәт итә

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен Россиянең Алтын боҗрасы буенча виртуаль экскурсияне социаль эш буенча белгеч Инна Нурмиева үткәрде.

Балалар боҗра рәвешендәге картада урнашкан Россия борынгы шәһәрләренең Россиянең Алтын боҗрасы дип аталуын белделәр. Бу шәһәрләрдә уникаль тарих һәм мәдәният һәйкәлләре сакланган.  Алар халык һөнәрләр һәм гореф-гадәтләр үзәкләре булып торалар. Балалар презентация карады, Ростов кыңгыравын тыңлады һәм һәр шәһәр турында магнитларны карадылар.

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый дәресләр балаларга Россиянең борынгы Алтын боҗра шәһәрләре турында күзаллау бирә, балаларны ватаныбызның кызыклы шәһәрләре, аның кайбер истәлекле урыннары белән таныштыра һәм туган ил тарихына кызыксыну тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International