"Наз" приютындагы балалар табигатьне яратырга өйрәнә

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Табигать кочагына чыгып, күңел ачып кайту балаларда искиткеч гаҗәеп, матур тәэсирләр калдыра. Чыннан да табигать бик бай һәм киң колачлы. Ул балаларны бик матур, сихри урман шавы, елгалар агышы, кошлар тавышы, мең төрле табышмак һәм серләр белән каршы ала.

Кичә Әгерҗе районы “Наз” приютында тәрбияләнүче 9 бала белән тәрбияче Н.Шишкина табигать кочагында чәчәк атып утыручы усемлекләрне күзәтте. Алар сирень, шомырт, алма, җиләк чәчәкләрен күреп танырга өйрәнде, аларга  сокландылар, хуш исләренә таң калдылар. Шулай ук бөҗәкләр, күбәләкләр белән дә  күреп таныштылар. Тзрбиячегә төрле сораулар бирделәр.

Тәрбияче Н.Шишкина балаларга үсемлек, бөҗәк һәм кошларның табигать могҗизасы булуын аңлатты. Менә шулай  ял сәяхәтләрендә балаларның аң дәрәҗәсе, фикерләве үсә, табигатькә һәм кешелек дөньясына кызыксынучалыклары  һәм хөрмәтләре арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International