Балалар ышаныч телефоны психоэмоциональ киеренкелекне киметү ысулы

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

15 майда Кукмара муниципаль районының "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече социаль хезмәт алучылар белән Халыкара ышаныч телефоны көненә багышланган, "Минем имин дөнья" программасы уңаеннан "Ышаныч телефоны ничек эшли?" темасына төркемле чара үткәрде.

Чараның максаты һәм бурычлары балигъ булмаганнарга аноним психологик ярдәм күрсәтү хезмәте турында мәгълүмат бирү, авыр тормыш шартларында эмоциональ ярдәм алу ресурсларын билгеләү, авыр хәлдә уңай хәл итү сәләтен формалаштыру һәм карар кабул итү күнекмәләре булдыру иде. Чара ахырында Ышаныч телефоны номеры язылган кәгазьләр таратылды.

Балалар, яшүсмерләр һәм аларның ата-аналары өчен ышаныч телефоны барлыгын бөтенесе дә белми, психологик ярдәм төре буларак, аның төп бурычы-шалтыратучының  хис-кичерешләренең  психоэмоциональ киеренкелеген бетерү һәм яшь яки өлкән әңгәмәдәшне кирәкмәгән һәм куркыныч эшләрдән саклап калу.

Питрәч муниципаль районындагы “Кыйгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре 14 май көнне ”Балалар шәһәрчеге территориясендә "Балалар ышаныч телефоны” дигән чара үткәрде.

Балалар ышаныч телефоны барлыкка килү тарихы белән танышты, балалар бу хезмәткә мөрәҗәгать итә ала торган ситуацияләрне аңлаттылар. Соңыннан асфальтта "Ышаныч телефоны" темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Шулай ук яшүсмерләр белән авыр тормыш ситуацияләрендә ышаныч телефонына мөрәҗәгать итүне мотивлаштыру өчен "Әйтергә өлгер" дигән викторина үткәрелде. Балалар биремнәргә креатив якын килде, үзенчәлекле кузаллау һәм зирәклек  күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International