Яңа Савин районы эш бирүчеләре казанлыларга 120 дән артык вакансия тәкъдим итте

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Казанның Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалы вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Чарада җиде предприятие катнашты: "Альпари-Кама" ҖЧҖ, "Тандер" АҖ, "Бизнес комфорт" ҖЧҖ. Профессиональ сервислар" ҖЧҖ, "Ренессанс-Жизнь СК ҖЧҖ, "Уютный дом" ИК ҖЧҖ һ.б.

Казан халкына түбәндәге белгечлекләр буенча 127 вакансия тәкъдим ителде: кибет директоры, товар белгече, инженер-проектчы, иминият буенча консультант, сату буенча белгеч, бухгалтер, сатучы-консультант, кассир, азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатучы, кондитер, пешекче, кухня эшчесе, электромонтер, түбә ябучы, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, штукатур, эчке санитар-техник җиһазларны монтажлаучы, урам себерүче, җыештыручы һ. б.

Әңгәмә барышында эш бирүче вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International