15 нче майнда Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Римма Шакирова һәм Айгөл Салимова Гаилә көнен бәйрәм итү уңаеннан социаль хезмәт алучылар арасында чара оештырды.
Гаилә ул яңа тормыш башы, күркәм традицияләрне дәвам итү. Очрашу социаль хезмәт алучылар гаиләнең тормышыбызда мөһим роль уйнавы турында уйланып, якын кешеләренә игътибарларын арттыруга юнәлдерелгән иде.
Бәйрәмдә 9 социаль хезмәт алучы катнашты.Чара барышында катнашучылар зур кызыксыну белән бәйрәмнең тарихы белән танышты, гаилә традицияләре турында сөйләделәр. Алар арасында гаилә кыйммәтләре, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләр турында кызыклы диалог булды. Балалар һәм өлкәннәр "Таны", "Әни белә", "Кулинар пазл" бәйгеләрендә һәм уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, бергәләп табышмаклар чиштеләр. Чара гаилә турындагы видеороликлар күрсәтү белән үрелеп барды. Очрашу бүләкләр тапшыру белән тәмамланды..
15 майда Питрәч муниципаль районының "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә Халыкара гаилә көнен билгеләп үттеләр. Гаилә-һәрберебез өчен тормышта иң мөһиме. Гаилә ул – без яраткан, кайгырткан, игелек һәм бәхет теләгән, үрнәк алырлык бик якын, туган кешеләр.
Әлеге чараның максатчан аудиториясе балигъ булмаган балалар белән әниләр иде. Социаль үзәк белгечләре бәйрәм программасын әзерләде, анда гаиләләр белән "гаилә чәчәге" рәсем ясау техникасында арт-терапия үткәрелде. Бу дәрестә ата-аналар һәм балалар бергәләп үзләренең иҗади эшчәнлекләрен күрсәтте, рәсемнәрдә гаилә эчендәге элемтәләр, эмоциональ аралашу, уртак мәнфәгатьләр белдерделәр.