“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Җан җылысы" темасына мастер-класс

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының “Изгелек”  инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча  инструктор Мәдинә Хаҗарова  социаль хезмәт алучылар өчен "Җан җылысы" темага  мастер-класс үткәрде.

Чараның максаты – социаль хезмәт  алучыларны  бер-берсе белән дуслаштыру һәм аралаша белергә өйрәтү.

Мастер-класс дәвамында социаль хезмәт  алучылар "Молекула һәм атомнар",  "Уч төпләре", "Лезгинка" дигән уеннар аша үзләренең унай һәм тискәре якларын ачыклады. Көчле һәм көчсез яклары тасвирланды.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетте, психоэмоциональ торышы яхшырды. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыяллану сәләте дә арты. Дәрес тернәкләнүчеләргә сәламәтлек, бәхет һәм шатлык өстәлде.

Чарада 9 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International