Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча “Уроки Тетушки Совы. Азбука безопасности на дорогах” дигән видео дәрес булып узды.
Дәреснең максаты тәрбияләнүчеләр белән юл хәрәкәте фаҗигаләре турында профилактик әңгәмә уздыру торды. Төрле ситуацияләр буенча әңгәмә кордылар. Балаларга велосипедта, самокатта йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Дәрес ахырында “Уроки Тетушки Совы” дигән видео дәрес карадылар. Дәрес ахырында иң актив балалар татлы призлар алды. Бу чарада 15 бала катнашты.