Бүген Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Совет районы буенча филиалында вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.
Чарада 235 кеше катнашты. Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: автобус йөртүче, трамвай йөртүче, инженер-диспетчер, хезмәтне саклау инженеры, җитештерү белән идарә итүнең автоматлаштырылган системалары буенча инженер, кондуктор, маляр, механик җыю эшләре слесаре, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы, тегүче һ.б.
Казанның "ПАТП № 2" МУП, "Таттелеком" ГАҖ, "Ашыгыч чакырулар хезмәте-112" ТР ДБУ һәм И. К. Кабушкин ис. трамвай депосы мини-ярминкәгә килүчеләргә үзләренең вакансияләрен тәкъдим итте.
Эш бирүчегә әңгәмәгә юлламаларны 29 кеше алды.