20 нче майда Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын тикшерү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды, анда 2 кешенең бизнес-планнары каралды.
Фоторәсемнәр өлкәсендә эшчәнлек һәм чәчтараш хезмәтләре күрсәтү буенча үз эшен оештырырга теләгән 2 эшсез кеше үз бизнес-планнарын яклады.
Эшмәкәрлек эшчәнлеген теркәү өчен алар барысы да дәүләт салым инспекциясенә җибәрелде.