Түбән Каманың "Шәфкатьлек" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләрдә активлыкны һәм тормыш тонусын саклау һәм арттыру максатыннан "Гарденотерапия" технологиясен актив куллана.
Әлеге методика кысаларында социаль хезмәт алучыларга бүлмә үсемлекләрен карауда, үсентеләрне үстерүдә, яшелчә культуралары утыртуда, йорт яны участогын яшелләндерүдә һәм ишегалды территориясен төзекләндерүдә ярдәм итәләр.
Җәй көне участокларда эш кайный, кышкы-язгы чорда социаль хезмәткәрләр биредә яшәүчеләр белән чәчәк үрчетү үзенчәлекләрен, Ландшафт дизайны элементларын өйрәнә, үсентеләр үстерә. Социаль хезмәткәрләр һәм хезмәт алучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, бер-берсенә төрле үсемлекләр, тәрбия һәм үрчетү кагыйдәләре, үстерелә торган культураларның дәвалау һәм башка үзенчәлекләре турында сөйли.
Социаль хезмәткәрләр гарденотерапия ысулының файдасы турында бәян итә. Социаль хезмәт алучылар тынычлана, сәламәтлекләре арта.