Балтачның Түбән Кенә авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сәрия Низамиевага 20 май көнне 90 яшь тулды.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Карадуган авыл җирлеге башлыгы Шамил Низамиев, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Зәкиева юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерде.
Президент В.Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк, авыл җирлегеннән һәм соңгы эш урынынннан бүләк-күчтәнәч тапшырдылар.