Теләче районы "Чишмә" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә инде өченче ел “Бакчачы” клубы үзенең эшчәнлеген алып бара. Әлеге клуб эшенең максаты - социаль хезмәт алучыларның үсемлекләр белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру.
Май аенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Г.Зиннәтова җитәкчелегендә "Бакчачы" клубының чираттагы шөгыле узды. Дәрестә катнашучылар үсемлекләрне дөрес утырту ысулларына өйрәнде. Һәр үсемлекнең характеристикалары белән танышты, декоратив үсемлекләр турында мәгълүмат алдылар.
"Бакчачы" клубының даими шөгыльләнүләре нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучылар бакчачылык күнекмәләрен өйрәнә һәм бакчада эшләргә мәхәббәт тәрбияли.