Йөклелек чоры һәр хатын-кыз өчен 9 ай буена карыныңда йөрткән балаңнын тууын дулкынланып көтү, әзерлек, һәм кичерешләр чоры. "Ләкләк көтәбез" клубы эше кысаларында "Веста" үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатын-кызлар өчен "Мин-әни" дигән төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында булачак әниләр белән алга таба фикер алышу максаты белән “Йөклелек чоры – нәрсәгә әзер булырга кирәк?” дигән видеоролик күрсәтелде. Хатын-кызлар йөклелек вакытында борчыган әйберләр: токсикоз, авырлыкның үзгәрүе, аркада һәм билдә барлыкка килгән авыртулар һәм әлеге чорның психологик үзенчәлекләре белән уртаклашты.
Белгеч катнашучыларга йөклелек һәм токсикоз вакытында ничек дөрес тукланырга кирәклеге турында аңлатты, саф һавада күбрәк йөрергә, күбрәк ял итәргә, төрле стресс ситуацияләреннән качарга һәм һәрвакыт үз табибың белән киңәшләшергә кирәклеген билгеләп үтте.
Дәрес ахырында белгеч йөкле хатын-кызларга булачак әниләр өчен махсус мәктәпләргә йөрергә киңәш итте, анда профессиональ психологлар, акушер-гинекологлар, балалар педиатрлары эшли һәм файдалы киңәшләр бирә. Мондый дәресләргә тормыш иптәшең белән дә, әни яисә дус кызың белән дә барырга мөмкин.