"Асылташ" приютында тәрбияләнүче республика фестивалендә җиңү яулады

2019 елның 21 мае, сишәмбе

17 май көнне Казан шәһәренең "Әкият" балалар үзәгендә "Чиксез талантлар" II Республика яшьләр фестивале конкурсының бүләкләү тантанасы узды.

Биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән катнашучыларга спортта, иҗатта, һөнәри эшчәнлектә үз казанышларын күрсәтү мөмкинлеге бирелде.

Яр Чаллының "Асылташ" социаль йортында тәрбияләнүче З. Марат та фестивальдә катнашты. Конкурска аның "Җентекле матурлык" номинациясендә эшләре тәкъдим ителде.

Марат, тәрбияче Эльмира Газизова җитәкчелегендә, җут җепләре белән бизәлгән ташландык материалдан берничә композиция башкарды, бу вазалар, салфеткалар, чәчәкләр, өстәл органайзерлары һәм блокнотлар.

Маратның эшләре компетентлы жюри тарафыннан лаеклы бәяләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International