Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе" технологиясе кысаларында социаль хезмәткәрләр белән даими рәвештә төркемле дәресләр уза.
Чираттагы чара Буа медицина училищесында үткәрелде. Анда училище укытучылары авыруны карауны практик оештыруны, шәхси гигиена кагыйдәләре дөрес итеп башкару, гади медицина манипуляцияләре белән техник тернәкләндерү чаралары белән таныштырды. Мондый дәресләр социаль хезмәткәрләрне һөнәри укыту максатларында уза.
"Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе" технологиясе эшен анализлау өчен 25 социаль хезмәткәр арасында "Минем дәресләрдә алган белем" дип аталган анкета үткәрелде.