Наркотикларга каршы "Наркотикларсыз тормыш" исемле республика акциясе уңаеннан 21 майда Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Спорт ул - көч! Спорт ул - тормыш!" дигән спорт-сәламәтләндерү “Аҗаган” уены үткәрелде.
Ярышлар бик күңелле узды. Балалар барлык каршылыкларны бик яхшы үтәде һәм үзләренең җитезлекләрен, уңганлыкларын һәм үзара ярдәмгә әзер булуларын күрсәтте. Нәтиҗәдә-дуслык җиңде.
Барлык катнашучылар да зур канәгатьлек хисләре һәм уңай тәэсирләр алды. Уртак эшчәнлек балаларга ярыш рухын күтәрде, командада эшләргә өйрәтте, кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Бәйрәм күңелле елмаюлар һәм татлы призлар белән тәмамланды.