Бүген Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә “Минем туган ягым” дигән чара узды.
Тернәкләнү үтүче 20 бала Татарстан турында видео-дәрес карады. Алар Татарстан флагы, гербы һәм гимны турында фикер алышты. Туган як тарихына бәйле кызыклы фактларга тукталдылар. Сәяси лидерларны барладылар. Шулай ук төрле уеннарда катнаштылар.
Мондый чаралар балаларның белем дәрәҗәсен, ватанпәвәрлек хисен арттыра.