"Каенкай" тернәкләндерү үзәгендәгеләр дин әһеле белән очрашты

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Узган җомгада Баулы шәһәре “Каенкай” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә социаль ярдәм алучылар өчен “Өмет” мәчетеннән Рәсим хәзрәт чакырылды. Ул Рамазан аенда социаль ярдәм алучыларга вәгаз укыды.

Үзәктә ярдәм алучы реабилитантлар дини чарада актив катнашты, дискуссия рәвешендә үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Өлкән кешеләр вакытны үзләре өчен файдалы үткәрделәр, бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмат алдылар. Мондый очрашуларның кирәклегенә басым ясадылар.

Чарада 38 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International