ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2019 ел
җомга

Бөгелмә шәһәремәшгульлек үзәге белгечләре гражданнарга халык мәшгульлеге өлкәсендә дәүләт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча мәгълүматлар бирде.

23 нче май көнне Әгерҗе районы “Наз” приютына волонтёрлар кунакта килде.

20-21 маенда Питрәч районы "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте вәкилләре белән берлектә Питрәч районы буенча 70 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ялгыз яшәүче, хуҗалыкларында теркәлгән башка кешеләр булмаган гражданнарны барлый.


23
май, 2019 ел
пәнҗешәмбе

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә туган якны өйрәнү максатыннан даими рәвештә тематик дәресләр үткәрелә.

Бүген Лениногорскида халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чара политехник көллият базасында оештырылды.

Бүген Түбән Новгородта Россия Федерациясе Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев җитәкчелегендә Идел буе федераль округы прокуратураларының "Гражданнарның хезмәт хакларын вакытында һәм тулы күләмдә алуга конституцион хокукларын яклау " төбәкара ачык интерактив форумы узды. Форум Идел буе федераль округына керүче Россия субъектлары прокуратураларының студияләрендә видео-конференц-элемтә режимында үткәрелде.

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова “Сәламәтлеккә юл”  дигән синхрогимнастика программасы буенча чара үткәрде.

Баулы "Каенкай" инвалидлар тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Исхакова Юлия кондуктив терапия кабинетында реабилитация вакытында социаль ярдәм алучылар тарафыннан ясалган иҗади эшләр күргәзмәсе үткәрде.

Биектау муниципаль районы предприятиеләрендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнгән.

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә "Туган көнен бәйрәм итүчеләр" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрү традициягә керде.  Май аенда да әлеге көне билгеләп үтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International