Шушы көннәрдә Минзәләнең "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр теплица хуҗалыгында экскурсиядә булды. Әлеге чара балигъ булмаганнарга хезмәт тәрбиясе бирү программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды. Монда шулай ук авыл җирлегендә яшәүче балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар да катнашты.
"Тургай" приютының хезмәт буенча инструкторы Галина Параниди балаларны теплицалар төзелеше белән таныштырды, үсемлекләрнең нинди шартларда үсүен һәм аларны ничек карауларын җентекләп сөйләде. Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларның авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләренең хезмәт кыйммәтләре турында аңлавына ярдәм итә.