Казанның начар ишетүче студентлары "Яшь профессионаллар" чемпионатында булды

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бүген Казан илкүләм тикшеренү техник университеты-КАИның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларны һөнәри тернәкләндерү буенча укыту-тикшеренү һәм методик үзәгенең начар ишетүче студентлары Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәмендә "Казан Экспо" Халыкара күргәзмә үзәгендә "Яшь профессионаллар" милли чемпионатына барды.

Студентлар ташны архитектур эшкәртү, видеопроизводство, лаборатор химия анализы, автомобиль буяу, нейроинтерфейслар проектлау, ресторан сервисы кебек компетенцияләр белән танышты, шулай ук катнашучылар  флористика, балчык сыннар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International