Бөгелмә мәшгульлек үзәге алдан укыту программасы буенча 15 кешене укытачак

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгеучреждениесе 2019 елда, инвестицион проектларга туры китереп, производствоны модернизацияләү һәм реструктуризацияләү эшләре алып бара торган предприятиеләр хезмәтчәннәрен алдан укыту программасы кысаларында, “УТТ-Бугульминское” ҖЧҖнең 15 хезмәткәрен укытырга планлаштыра.

Әлеге программаны гамәлгә ашыру түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлдерелгән:

– хезмәткәрләрнең хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булуын күтәрүгә; – эш урыннарын саклау һәм яңаларын булдыруга этәргеч бирү.

Моннан тыш, хезмәткәрне һөнәрләргә алдан укытып кую эш белән тәэмин итүчеләргә кадрлар әзерләүгә заказ бирү, укыту планнарына төзәтмә кертү, предприятиеләрдә, булачак эш урыннарында производство практикалары узу кебек эшләрдә катнашу мөмкинлекләрен киңәйтә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International