"Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә психокоррекцион чара узды

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Тормышта җибәрелгән хаталарны анализлап, аларны яшәеш тәҗрибәсе белән чагыштырып теге яки бу очракның нинди нәтиҗәгә китерүе турында уйланганда, бу ялгышларны булдырмый калырга да мөмкин булуы аңлашыла. Шул ук вакытта хаталар өчен үз-үзебезне ачуланып, проблемаларга тагын да ныграк керелә, барлыкка килгән тискәре киеренкелек  балаларга да күчә.

"Гермес" клубында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләр өчен бу сорауга багышланган шөгыльне Яр Чаллы шәһәре "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары Япаев Вадим һәм Николаева Гөлшат оештырды.

"Һәркемгә аның өчен иң якын кеше ул үзе икәнен төгәл аңларга тиеш. Һәм бу якын кеше белән танышып сөйләшсәң, дуслашсаң бер дә начар булмас иде, ә тагы да яхшысы – аңа булышу, мактау, мәхәббәтеңне белдерү", - ди психолог Вадим Япаев.

Әлбәттә, үз-үзеңә мәхәббәт аңлату читтән караганда мәзәк кебек тоела, тик бу көчле психологик техника эчке уңайсызлык барлыкка китерүче кайбер хис-кичерешләрдән арынырга булыша.

Иң гади күнегү – үз-үзеңә хат язу. Хат язу кабул итү тойгысын бирә: без үзебезне аңлый торган дөньяга эләгәбез, үзебезгә язган сүзләр хәзерге вакытта кирәкле ярдәм булып тора. Хатны язып бетерүгә үзенең нәрсә сөйләвен чынлап белүче кешедән таяныч, хуплау, киңәш алу мөмкинлеге була.

"Гермес" ата-аналар клубының популярлыгы көннән-көн арта бара. Анда катнашучылар үзләре теләп шөгыльләнүдән тыш якыннарына һәм дусларына да монда килергә тәкъдим итә. Чыннан да, практик шөгыльләр вакытында алган белемнәре аларга гаиләдәге күп кенә эчке проблемаларны хәл итүдә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International