ТР Хезмәт министрлыгы максатларны ачык рәвештә формалаштыру пилот проектына беренче нәтиҗәләр ясады

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

Дәүләт хакимияте органнарының халык алдында максатлар формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча сынау проекты нәтиҗәсендә мәшгульлек үзәкләрендә мөрәҗәгать иткән һәр кеше белән адреслы эш көчәйде. Бу хакта проектның эксперт төркеме әгъзасы Маргарита Максимова сөйләде.

«Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы әлеге эш юнәлешен барлык индикаторлар буенча башкара. Хәзер адреслы ярдәм күрсәтүгә басым ясала. Бу хезмәт күрсәтүгә күчү һәм социаль контракт аша социаль адаптация үткәрү. Конкрет кеше һәм конкрет проблема. Электә бу  булган, әмма хәзер бу барысы да актуальләр", — дип шәрехләде эксперт төркеме әгъзасы, КДМУның социаль эш факультеты деканы Маргарита Максимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International