22 нче май көнне Әгерҗенең "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Баланы гаиләдә социальләштерү барышы” исемле түгәрәк өстәл оештырылды.
Бу чарада 5 ата-ана, приют белгечләре: табиб, психологлар, социаль педагог катнашты. Түгәрәк өстәл вакытында ата-аналарга, баланың гаиләдә осталыгы күбрәк формалашуы турында әйтелде һәм ата-ананың гаиләдә яшәү рәвеше, тәртибе, баланың тормыш рәвешендә чагыла.
Ата-ана үзеннән күрсәткән үрнәк баланың җәмгыятьтә тәртип ягыннан үз-үзен тотышы формалашуында күренә. Гаилә йолалары аша баланың сәламәтлеген арттыру өчен дәрестә тәгъдимнәр ясалды. Гаилә ял сәгатьләрендә уздыру өчен мастер-класс күрсәттеләр.
Лаеклы шәхес үстерү өчен бала белән даими шөгыльләнергә кирәк. Чара ахырында һәр ата-анага “Бала белән ничек уйнарга” исемле белешмәлекләр таратылды.