Минзәлә "Умырзая" тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар "Победа" кинотеатрына барды. Анда чын вакыйгаларга нигезләнгән "Солдат" фильмы күрсәтелде.
Фильм беркемне дә битараф калдырмады. Әсәрнең сюжеты һәркемне дулкынландырды, бигрәктә, алты яшьлек Сережа Алешков.
Минзәләдә ветераннар күп яши, "Умырзаядагылар сугыш ветераннары: Назаров Алексей һәм Тихонов Михаил янында булдылар. Балалар үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк итте һәм шигырьләр сөйләде.