“Богородский рай”  үзәгендә тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында сөйләделәр

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнарга тәмәке тарту һәм алкогольнең йогынтысы турында үсмерләрнең белемнәрен киңәйтү максатыннан, 22 майда Кама Тамагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы  Гөлназ Хөснетдинова  Кама Тамагы татар урта мәктәбендә "Тәмәке һәм алкогольнең зыяны турында" сыйныф сәгате үткәрде.

 Дәрес барышында беренче тапкыр тәмәке һәм алкогольгә тартуның төрле сәбәпләре; аларның кеше сәламәтлегенә зыяны турында искә төшерделәр. Балалар  "Зарарлы һәм файдалы гадәтләр" дигән дәрестә катнашты, тест сорауларына җавап бирде. Дәрес ахырында яшүсмерләр зур кызыксыну белән "Минем кебек яшә" дигән мультфильм карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International