ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

“Гаилә-тормыш нигезе”.  Гаиләдә баланың шәхесе формалаша.  Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, тәрбиягә бәйләнгән. Төп тәрбиячеләр – ата-ана, һәркем үз баласын – күз нурын иң яхшы, иң тәрбияле итеп күрергә тели. Ата-ананың дөрес тәрбия бирүе баланың шәхес булып формалашуында төп роль уйный.

 

9 июль көнне Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән берлектә шәһәр урамнарында "Елмаю бүләк ит" дигән акция уздырды.

11 июль көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәге эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.

Ел саен 8 июльдә  Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.  "Нык гаилә" федераль партия проектын тормышка ашыру уңаеннан Биектау мрайонының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре  тарафыннан истәлекле көн уңаеннан берничә чара оештырылды.

8 июль көнне Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән күңел ачу чарасы узды.

Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Чүпрәле муниципаль районының "Теплый дом" социаль приюты белгечләре "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган  уртак чара уздырды.


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү уңаеннан Лениногорск муниципаль районының "Исток-Башлангыч" үзәгендә  өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендәге парларның котлау акцияләре уздырылды.

Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар һәм ата-аналар өчен командалы рухны берләштерүгә ярдәм итүче уртак күңел ачу чаралары оештырылды.

8 июльдә иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә бәйрәм концертлары, викториналар, акцияләр һәм чаралар уза.

Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннане Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 8-10 яшьлек 11 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Иҗат һөнәрләре” дип аталган дәрес үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International