Казанның “Здравушка” тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган бәйрәм узды. Балалар һәм ата-аналар өчен командалы рухны берләштерүгә ярдәм итүче уртак күңел ачу чаралары оештырылды.
Уеннарның берсендә балалар һәм ата-аналар алдына гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булган зур ромашка элементларын җыю бурычы куелды. Россиядә әлеге кыр чәчәкләре элек-электән мәхәббәт чагылышы белән ассоциацияләнә.
"Без бергә булганда" проектынннан катнашучылар тәкъдим иткн номер бәйрәмнең үзәге иде. Алар барлык җыелганнарга да "Аккошлар мәхәббәте" җырына кушылып, коляскаларда дулкынландыргыч бию күрсәтте.