ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова "Җәйге уеннар" дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

"Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Наталья Мерзлова Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган курчак-обереглар ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Арчаның  "Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү  үзәгендә “Юмарт күңел” проекты кысаларында,       тәрбияләнүчеләрне  яшелчәләр үстерергә өйрәтәләр. Иртә яздан тәрбиячеләр балалар  белән берлектә помидор һәм борыч утырта.

Әлмәт мәшгульлек үзәгендә инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота һәм резервланган эш урыннары саны тикшерелде.


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

Татарстанда беренче бала тапкан 936 яшь ана һәм өченче баласы туган 186 хатын-кыз 2019 елның 5 июльгә яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.

"Яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча идарә тармаклары арасында хезмәттәшлек итүне оештыру" технологиясен тормышка ашыру кысаларында Тукай үзәк район хастаханәсендә "Шәфкатъ" психологы - Насырова Ләйсән "Ана булырга психологик әзерлек" темасына дәрес үткәрде.

Һәр бала кызыклы тамашалар, театраль куелышлар ярата, әлеге чараларда үзләре дә катнашса, бу аеруча шатлыклы вакыйга, өстәвенә, җәй  моның өчен иң яхшы вакыт.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм изге князь Петр һәм аның хатыны Феврония истәлегенә багышлана.

Һөнәр сайлау һәрвакыт катлаулы, ә киләчәк хезмәт эшчәнлеге хайваннар белән даими аралашуны күз алдында тота икән, бу вазифа икеләтә җаваплылык сорый.

Гражданнарның мобильлеген һәм социаль активлыгын арттыру, аларны районның мәдәни тормышына җәлеп итү максатыннан Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Лилия Гурьева социаль хезмәтләр алучылар өчен экскурсия үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International