Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы уңаеннане Түбән Каманың “Веста” үзәге социаль эш буенча белгече Ксения Ведерникова 8-10 яшьлек 11 бала өчен “Һөнәр сайлау нигезләре” курсыннан “Иҗат һөнәрләре” дип аталган дәрес үткәрде.
Дәрес барышында балалар “Профессияне атагыз” викторинасында, “Сүз җый” уенында катнаштылар. Балалар иҗади һөнәрләр мәсьәләсе буенча үзләренең белемнәрен киңәйтте, үзләрен музыкантлар, рәссамнар, дизайнерлар итеп күзалладылар.
Катнашучылар һәр һөнәрләрдә иҗат итү сыйфаты кирәк икәнен аңлады, артист булу мәҗбүри түгел, дигән фикер белдерделәр, чөнки шул ук пешекче яки эретеп ябыштыручы да үз эшенә иҗади якын килә һәм шедевр иҗат итә ала.
Дәреснең йомгаклау өлешендә балалар киләчәктә һөнәр сайлау турында үзләренең теләкләре белән уртаклаштылар.