ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

5 нче июльдә Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең мобиль офисы Октябрьский авыл җирлеге башкарма комитетында булды.

Бүген Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Гаилә – ул һәрвакыт синең белән!" дигән чара узды.

Арчаның “Өмет чаткысы” тернәкләндерү  үзәгенә  йөрүче балалар  “АрскПласт” оешмасында  экскурсиядә булды.

3 нче июль көнне Түбән Кама "Веста" үзәге психологы Наталья Емельянова "Аеклык ноктасы" клубы әгъза-хатын-кызлар белән “Мәхәббәт һәр яшьтә дә килә” дигән темага чираттагы дәрес уздырды. 

Яр Чаллы "Изгелек" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә "Гаилә җепләренең ныклыгы" дигән бәйрәм концертын “Вдохновение” ветераннар хоры иҗат коллективы тәкъдим итте.

Үз эшчәнлеген фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр өлкәсендә алып баручы "КазХимНИИ" АҖ  29 хезмәткәренә 522,0 мең сум әҗәтен кайтарды.

Яңа Чишмә  районың мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре чикле кешеләрне һәм пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарны 11 июльдә район эш бирүчеләре катнашында узачак махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә чакыра.

Әгерҗе районының "Наз" социаль приютында балалар өчен "Балалар түтәлдә" проектын тормышка ашыру дәвам итә. Тәрбияче Эльвира Сабирҗанова балаларга бакча чәчәкләрен, күпьеллык үләннәрне, күпьеллык чәчәкләрне карау тәртибе  – су сибү, тукландыру һәм аерым алганда, бакчадагы розаларның корыган яфракларын, чәчәкләрен,ботакларын кисү кагыйдәләре турында  сөйләде.

 

Бүген Баулы интернат-йортындагы социаль хезмәт алучылар белән пазлотерапия буенча чираттагы дәрес узды. Унсигезенче гасырда Англиядә уку әсбабы буларак барлыкка килгән пазл җыярга балаларга гына түгел, өлкән яшьтәге кешеләргә дә файдалы.

5 июльдә Балтач районының Сосна авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйбадуллина Мәгъсүмә Муллагали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International