9 июль көнне Менделеевск районы "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучы балалар белән берлектә шәһәр урамнарында "Елмаю бүләк ит" дигән акция уздырды.
Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча "Сәламәтлеккә адым" программасы кысаларында смайликларны тарату буенча акция узды. Белгечләр һәм балалар үтеп баручыларны сәламәт яшәү рәвешенә кушылырга чакырды, "Көлү һәм елмаю кеше сәламәтлегенә ничек йогынты ясый" дигән темага буклетлар тараттылар.
Кешеләр бик канәгать калды һәм оештыручыларга җавап итеп елмадылар.