8 июльдә иң якты бәйрәмнәрнең берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык учреждениеләрдә бәйрәм концертлары, викториналар, акцияләр һәм чаралар уза.
Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль педагогы Макарова Елена гаилә ялын оештыру һәм гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру максатыннан “Гаилә аквареле" дигән чара үткәрде. Чарага социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 25 гаилә чакырылган иде.
Чара башында социаль педагог бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында искә төшерде, Петр һәм Феврония турында риваятьне, чиста, якты һәм дөрес мәхәббәт, гаилә иминлеге турында сөйләде. Соңыннан барлык катнашучыларга төрле уеннарда катнашырга тәкъдим ителде. Шулай итеп, катнашучылар “Кем шундый?” уенында туганлык җепләрен чиштеләр, мәхәббәт турында җыр викторинасында катнаштылар, анда аларга агачлар ярдәм итте. Яшеренгән исемнәрне чишеп зур чәчәк бәйләмнәре җыйдылар, бәйрәм символлары һәм аларның тарихы турында искә төшерделәр.
Шулай ук "Веста" үзәгендә "Иҗат дөньясы" түгәрәге кысаларында хезмәт буенча инструктор Лариса Евстратьева "Мәхәббәт белән җылытылган гаилә" дигән төркемле дәрес үткәрде. Чарада 15 бала катнашты.
Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Яр Чаллы шәһәре “Кояшкай" тернәкләндерү” үзәгендә “Минем гаиләм - минем байлыгым” исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды, анда 16 реабилитант катнашты. Рәсемнәр акварель һәм карандашлар белән ясалган, ләкин һәр рәсем үзенчә матур иде. Күргәзмә әлеге бәйрәмнең символы булган ромашка белән бизәде.
Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәт күрсәтү карамагындагы гаилә парларын гаилә һәм тугрылк бәйрәме белән котлады.
Бүген Минзәлә картлар һәм инвалидлар йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара оештырылды.
Арчаның “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Казан арты музеенда эшләүче белгечләр Гаилә көненә нигезләнгән чара үткәрделәр.
Ә Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында “Петр һәм Февронья. Мәңгелек мәхәббәт батырлыгы”, дип аталган рухият сәгате узды. Ул анда Петр и Феврониянең тормыш тарихын, бәйрәмнең барлыкка килүен сөйләделәр. Бәйрәмнең тарихын сөйләү “Изгеләр Петр һәм Феврония” дип аталган слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барылды.