Ел саен 8 июльдә Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. "Нык гаилә" федераль партия проектын тормышка ашыру уңаеннан Биектау мрайонының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре тарафыннан истәлекле көн уңаеннан берничә чара оештырылды.
2 июль көнне ”Өмет” үзәгендә оештырылган “Өмет нуры - Луч надежды” клубына йөрүчеләр һәм аларның әти-әниләре белән ”Гаилә һәм аның кыйммәтләре” дигән темагага очрашу үтте. Катнашучылар презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышты, гаилә кыйммәтләре һәм гаилә традицияләре турында белемнәрен арттырды. Алар табышмакларга җавап бирде, гаилә турында мәкальләр искә төшерделәр.
Соңыннан педагог һәм социаль белгеч гаилә символы - "Ромашка" открыткасын ясау буенча мастер-класс оештырды. Мастер-класс иҗади һәм тату атмосферада үтте, чөнки һәр катнашучы үз эшен күңел җылысы биреп эшләде. Әлеге чарада 7 бала һәм аларның әти-әниләре катнашты. Соңыннан аларга "Альпари" хәйрия фондыннан азык-төлек җыелмалары тапшырылды.
4 июль көнне Мәмдәл авыл җирлеге мәдәният йортында социаль педагог тарафыннан "Минем гаиләм" дип аталган чара үтте. Чараның төп максаты: гаиләгә карата мәхәббәт һәм горурлык хисләре тәрбияләү, ата-аналарны хөрмәт итәргә өйрәнү, гаилә тарихына, гаилә традицияләренә кызыксыну уяту. Чарага күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче социаль хезмәтләр алучы балалар чакырылган иде. Алар башта презентация ярдәмендә әлеге бәйрәмнең тарихы белән танышты. Үзләренең гаиләләре турында сөйләде, гаилә бәйрәмнәре турында әнгәмәдә бик теләп катнаштылар.
Чара барышында психолог тарафыннан эмоциональ киеренкелекне киметү өчен "Минем хисләр" дигән тренинг үткәрелде. Соңыннан балалар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне символы булган ромашка чәчәген ясады, чәчәк таҗларына үзләренең гаиләләренә теләкләр язды. Әлеге чарада барлыгы 16 бала һәм ике ата-ана катнашты. Чара ахырында һәр бала татлы призга ия булды.
5 июль көнне Биектау станциясенең үзәк мәйданында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән берлектә "Рәхмәт әйт!" дигән акция үткәрде. Акция барышында волонтерлар тарафыннан бәйрәм символы булган флажоклар таратылды һәм акциядә катнашучыларга әти-әниләренә һәм башка кадерле кешеләренә “рәхмәт сүзе”, теләкләр язарга тәкъдим ителде.
Әлеге акциянең максаты: җәмгыятьнең игътибарын гаилә проблемаларына җәлеп итү, гаилә традицияләрен саклау һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту. Акциядә районның 70 ләп кешесе катнашты.