Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм Чүпрәле муниципаль районының "Теплый дом" социаль приюты белгечләре "Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык" көненә багышланган уртак чара уздырды.
Балалар гаилә кыйммәтләренә багышланган җырлар җырлады, шигырьләр сөйләделәр. Белгечләр гаилә бәйрәменең тарихы турында сөйләде, тамашачыга мультипликацион фильм карауны оештырдылар.
Бу чара гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү, гаиләне мәхәббәт чыганагы буларак аңлау, хөрмәт, толерантлык, гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.