8 июль көнне Минзәләнең "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан "Минем гаиләм - минем байлыгым" дигән күңел ачу чарасы узды.
Аның максаты балаларда гаиләгә җаваплы мөнәсәбәт, якыннарына мәхәббәт һәм кайгыртучанлык бүләк итү теләге тәрбияләү иде.
Бәйрәмдә шигырьләр, җырлар яңгырады. “Әнигә булышабыз” дигән бәйгедә балалар бик рәхәтләнеп катнашты. Ромашка чәчәкләреннән ясалган фоторамканы тотып төшү - чараның бер матур өлеше булды.
Бу бәйрәм һәрбер балада гаиләдән башка чын бәхет була алмый дигән фикер калдырган дип өметләнәсе килә.