Зәйдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2019 елның 9 июле, сишәмбе

“Гаилә-тормыш нигезе”.  Гаиләдә баланың шәхесе формалаша.  Баланың шәхес булып формалашуы, иң беренче чиратта, тәрбиягә бәйләнгән. Төп тәрбиячеләр – ата-ана, һәркем үз баласын – күз нурын иң яхшы, иң тәрбияле итеп күрергә тели. Ата-ананың дөрес тәрбия бирүе баланың шәхес булып формалашуында төп роль уйный.

8 июль көнне Р.Ш.Фәрдиев исемендәге  паркта  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык”  көненә багышланган “Гаилә-тормыш нигезе”   дип исемләнгән  спорт-сәламәтләндерү чарасы булып узды.

Чараның төп максатлары һәм бурычлары:

- гаилә институтын ныгыту,

- гаилә кыйммәтләрен популярлаштыру,

- гаиләне актив иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү.

- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Әлеге күңелле бәйрәмгә “Радость” халыкка социаль  хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр кабул итүче төрле социаль категорияләрдәге гаиләләр һәм балигъ булмаган балалар чакырылган иде. Катнашучыларның гомуми саны 50 кешене тәшкил итте.

Барлык теләүчеләр дә үзләрен төрле күнегүләрдә сынап карый алды. Каршылыклар полосасын узганнан соң, чакырылган кунаклар батутта күңел ачты, аны хәйрияче – Андреева Алеся оештырды.

Очрашу ахырында һәркем татлы туңдырма белән сыйланды.  “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, Яшьләр эшләре идарәсе, волонтерлар социаль отряды һәм шәһәр иганәчеләре ярдәме белән оештырылган әлеге бәйрәм бик җылы, дустанә атмосферада узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International