11 июль көнне Түбән Кама мәшгульлек үзәге эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
Эш эзләүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: механик җыю эшләре слесаре, токарь-универсал, ОТК инженеры, схемотехника буенча инженер-конструктор, проект офисына инженер, модульләр җитештерүгә конструктор, инженер-программист, сыйфат буенча менеджер, инженер-технолог, җитештерүне планлаштыру буенча белгеч, сатып алулар буенча менеджер, күчмә тикшерүләр һәм камераль тикшерүләр бүлегенең 1 разрядлы белгече һ.б.
Ярминкәгә килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очраша, шулай ук хезмәт һәм мәшгульлек турындагы закон мәсьәләләре буенча консультация ала алачак. Шулай ук эш эзләүчеләрнең мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр турында да белү мөмкинлеге булачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт адресы буенча 10:00 сәгатьтә узачак.