ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 276 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 23 кешегә кимрәк.

Сәламәт яшәү рәвеше - ул зарарлы гадәтләрдән баш тарту, рациональ көн режимы белән җитәрлек ял, баланслы һәм уртача туклану, уңай эмоциональ фон булдыру.

Күркәм традиция буенча отставкадагы диңгезчеләр һәм хәрби-диңгез флоты ветераннары Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кунакка килде.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Биектау "Өмет" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге һәм  "Биектау ТВ" каналы  массакүләм мәгълүмат чараларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларның спорт, иҗат һәм фән өлкәсендә уңышларын дөньяга таныту уңаеннан уртак проект тормышка ашыра.

"Демография" милли проектының "Өлкән буын" проектын тормышка ашыру уңаеннан 29 июльдә Менделеевск район үзәк хастаханәсе җирлегендә эш киңәшмәсе узды.

Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре һөнәри юнәлештә эш алып бару өчен Бөгелмә районындагы “Сосновка” балаларны сәламәтләндерү лагерена барды.  Яшүсмерләр ул чарада үзләренең һөнәри сәләтләрен ачыклар өчен компьютерда тест уздылар. 

Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Созвездие" җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче 48  бала һәм яшүсмер өчен психологик-педагогик тренинг үткәрелде.


30
июль, 2019 ел
сишәмбе

Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгендә чираттагы  вакансияләр ярминкәсе  узды. Ярминкәдә “КАМАЗ” гаммәви акционерлык җәмгыятенең металл кою, "Эссен Продакшн АГ" АҖ, "Зәй-икмәк" ҖЧҖ катнашты.

Зәй шәһәрендә күп балалы ана яңа вазыйфаларга кереште. Ул “Сфера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сәркатип булып эшләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International