Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 276 эшсез граждан исәпләнә, бу узган атнага караганда 23 кешегә кимрәк.
Бу атнада шулай ук Менделеевскида, Кама Аланында һәм Түбән Камада эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 31 июленә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 57, 341 һәм 910 эшсез кеше исәптә тора.
Бу атнада Яр Чаллыда (+13), Алабугада (+8) һәм Яшел Үзәндә (+12) эшсез гражданнар саны бераз арткан.