Яшь бөгелмәлеләр диңгезчеләрне каршы алды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Күркәм традиция буенча отставкадагы диңгезчеләр һәм хәрби-диңгез флоты ветераннары Бөгелмә районының "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кунакка килде.

Кунаклар балаларны хәрби-диңгез флоты тарихы белән таныштырды, хәрби һөнәрләр һәм хәрби хезмәтнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр.

Очрашу ахырында кунаклар малайларга һәм кызларга физик сәләтләрне үстерү өчен спорт инвентаре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International