30 нчы август – Татарстан Республикасы көне - эшләми торган бәйрәм көн

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында" 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 30 август – Татарстан Республикасы көне һәм Корбан бәйрәме эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.

Ай календаре һәм гореф-гадәтләр нигезендә Корбан бәйрәме башлану көне Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнә.

2019 елда Татарстан Республикасы Президентының "2019 елда Ураза һәм Корбан бәйрәме көннәрен үткәрү көнен билгеләү турында" 2019 елның 23 апрелендәге ПУ-244 номерлы Указы нигезендә Корбан бәйрәме 11 августта уздырыла башлый.

"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында "Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында" 2016 елның 29 сентябрендәге 67-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы нигезендә Татарстан Республикасында ял һәм бәйрәм көннәре туры килгән очракта ял көненә өстәмә ял көне бирелми.

Шулай итеп, 2019 елда биш көнлек эш атнасында 11 август һәм 30 август ял көннәре булып санала. 29 августта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International