"Шатлык" үзәге үткәргән тренинг команда рухын формалаштыра

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Зәй муниципаль районындагы “Шатлык” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Созвездие" җәйге сәламәтләндерү лагерында ял итүче 48  бала һәм яшүсмер өчен психологик-педагогик тренинг үткәрелде.

Тренинг барышында төрле күнегүләр үткәрелде, мәсәлән, “Сөйләшә торган куллар”, “Эмоцияләр”, “Берничә туп”, “Тыныч почта " һәм башкалар.

Әлеге тренинг балаларга уңай йогынты ясады.Тренинг нәтиҗәсендә балалар арасындагы мөнәсәбәтләр һәм гомуми психологик климат уңай якка үзгәрде. Балалар бер-берсен кайгыртырга һәм ярдәм итәргә, үз хисләрен яхшырак  чагылдырырга өйрәнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International