Зәйдә күп балалы ана өчен яңа эш урыны

2019 елның 30 июле, сишәмбе

Зәй шәһәрендә күп балалы ана яңа вазыйфаларга кереште. Ул “Сфера” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә сәркатип булып эшләячәк.

Бу – махсус булдырылган эш урыны. Эшмәкәргә күп балалы анага эш урыны булдырган өчен Татарстан бюджетыннан чыгымнарын каплауга субсидия бүлеп бирелде.

Ул Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәгенә гариза бирде. Халык мәшгульлеге үзәге белгечләре әлеге гаризаны бәяләү максатыннан эш урынында булды. Үзәк тарафыннан эш бирүчегә 50 мең су күләмендә субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителде.

Әлеге акчаларга эш бирүче кирәкле оргтехника сатып алып, эш урынын җиһазлады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International