29 июльдә "БАТЫР-НЧ" шәхси белем бирү учреждениесе белгечләре Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү эшен башлап җибәрде.
29 июль көнне Лениногорск муниципаль районында озак вакыт тәрбияләү-карау системасы проектын гамәлгә кертү уңаеннан "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль һәм медицина хезмәткәрләре белән беренче дәрес узды.
29 июль көнне Лениногорскида оешма һәм учреждениеләрнең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен укыта башладылар. 21 хезмәткәр “Автомобиль йөртүче” һәм "Сакчы" юнәлешләре буенча белемнәрен арттырачак.
Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан, шәһәр белем бирү оешмалары һәм предприятиеләре белән берлектә, пенсия яшенә җитүче гражданнарны укыту-өйрәтү оештырылды.
2019 елның 31 июлендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы үтәчәк. Утырышта 2019 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча министрлыкның 2019 елга ачык формалаштырылган максатлары һәм бурычлары исемлеген гамәлгә ашыру турында фикер алышу каралган.
Зәй шәһәре халык мәшгульлеге үзәге “ Россиядә эш” ("Работа в России" гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасы эше хакында искәртә. Ул – кадрлар сайлау һәм эш эзләү өчен Россиядә дәүләт ярдәме белән эшләүче беренче портал.
Узган җомгада Әгерҗе муниципаль районы "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашында консилиум узды.
2018 елдан башлап "Демография" милли проекты уңаеннан өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү-карау системасын гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән сынау проекты гамәлгә ашырыла.
26 нчы июль көнне Арча районында Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Г.Гарипова, Ветераннар советы җитәкчесе Н.Габдрахманов, кеше хокукларын яклау буенча вәкил Р. Хидиятов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Л.Галәветдинова, "Мәрхәмәтлек үзәге" директоры М.Шакирова, районның баш врачачы Т.Баһаутдинов һәм аның урынбасарлары катнашты.
Өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын яхшырту һәм системалы ярдәм итү программасын "Өлкән буын" милли проекты кысаларында тормышка ашыру" нигезендә "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютына Минзәлә картлар - инвалидлар интернат-йорты вәкилләре килде.